670К треков
Элвин Грей
Элвин Грей

тексты и слова песен

14 текстов песен
Поделиться текстом песни:

Текст песни Жырым аша анларсын — Элвин Грей

Исполнитель: Элвин Грей
Количество просмотров: 7
Мәхәббәтнең күлләрендә,
Син — ялгыз аккош.
Уйлыйсыңдыр , язмышларда,
Бар диеп, ялгыш…
Язмышларны, ялгышларны,
Вакытлар юа.
Һәр нәрсәне, һәр кешене,
Ур(ы)нына куя…
Сиңа атап язган җырым,
Бер барып җитәр.
Шуннан бәлки, тыелып торган,
Уйларың китәр…
Җырларымны кат-кат тыңлап,
Барсын да аңла.
Сиңа әйтер сүзләремнең,
Барсы бар анда…
Дәшми генә түзәм әле,
Һаман да түзәм.
Сүз әйтергә теләвеңне,
Күптәннән сизәм…
Үзең түгел, сүзеңне дә,
Тик кабул итмим.
Киләм диеп, хәбәр салма,
Мин сине көтмим…