Текст песни «Эзли Кунел»
Исполнитель: Элвин Грей
Текст
Иреннәр җылысы
Сөюнең олысы
Төннәремдә серле төш керә
Ләкин кабат өндә
Салкын мендәр генә
Ялгызлыкны искә төшерә
Салкын кармы явар(яуыр)
Бәлки тәүге яңгыр
Мин ышанам сине очратам, мин ышанам
Бер мизгелдә аңлап
Күзләреңә карап
Мин әйтермен бары бер сүз «мин яратам»
Эзли күңел эзли
Сөйгәнен
Эзли өмет өзми
Йөрәгем
Сөю көткән, сусаган җаныма
Сизәсеңме синең кирәген
Сөюем ялкыны
Хисләрең салкынын
Җылытыр ул яздай мин беләм
Төшләремдә кабат
Күзләреңә карап
Елмаеп каршыңа мин киләм
Салкын кармы явар(яуыр)
Бәлки тәүге яңгыр
Мин ышанам сине очратам, мин ышанам
Бер мизгелдә аңлап
Күзләреңә карап
Мин әйтермен бары бер сүз «мин яратам»