670К треков
Татарские песни
Татарские песни

тексты и слова песен

12 текстов песен
Поделиться текстом песни:

Текст песни Эх сез матур кызлар — Татарские песни

Исполнитель: Татарские песни
Количество просмотров: 7
Дус-ишләрем уйный-көлә
Мин генә көлмим
Уенның да ямен тапмыйм
Ни булды, белмим
Эх, сез матур кызлар
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз
Мин эшемдә гел почетта
Һәрчак мактыйлар
Кызлар гына урап уза
Эх, яратмыйлар
Эх, сез матур кызлар
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз
Йөрәгемдә утлар яна
Һич төшенмисез
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез
Эх, сез матур кызлар
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз
Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?
Эх, сез матур кызлар
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз