Текст песни «Туган як»

Исполнитель: Гульсум Рамазанова

Текст

Җилләр булып кайтам Гомер толымнарын сүтә-сүтә Ярсып һаман еллар чабалар Тиксагыну гына туган якны Бар күңлемне биләп алалар Җилләр булып очып кайтам Газиз туган ягыма Кайтам әле кышларыма Җәйләремә, языма Җилләр булып очып кайтам Газиз әнкәм, әткәмә Кайтам әле туган йортка Яшьли сөйгән иркәмә Туып-үскән газиз җирнең тәмен Яши-яши генә беләләр Сабый чакларымда йөгреп узган Сукмакларым төшкә керәләр Сагну-сагышларның моңлы җырын Сандугачлар таңда көйлиләр Мөлдерәмә сагыш даръясыннан Чыга алмый сагнып йөриләр